Татарстан Республикасында яшьләргә татар теленең кирәклеген аңлату максатыннан төрледнн-төрле проектлар барлыкка килә башлады. Бу аңлашыла да, чөнки бүгенге көндә тел һәм милләт язмышына битараф калу мөмкин түгел. Татар милләтенең матурлыгын танырга проектлар ясалып кына килгәндә, минем "Уйланган уйлар" проекты уңышлы гына эшли иде инде.

«Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дон_яның матурлыгын тулысынча күрә алмас." М Максут.

Шушы сүзләр белән минем "Уйланган уйлар" төркеме үз эшен башлап җибәрә. «Уйланган уйлар» үз эченә татар телендә язылган көндәлек цитаталар, хикмәтле видеолар, мәкалләр һәм башка уйлар ала.
Минем өчен бу гади генә проект түгел. Бу минем җаным теләге. Барлык дөньяны якты акыл энергиисе белән кочаклап алу талпынышы. Көн саен мин җанымны һәм язылучыларымның җаннарын акыллы кешеләр сүзләре белән, ә кайвакыт үз сүзләрем белән тутырам. Бәлки, минем ихлас теләкләрем генә "Уйланган уйлар" га 3000нән артык язылучы һәм 20 000нән артык атналык карау булуына ярдәм иткән дер.

Чыннан да, бер ел эчендә 1 миллионнан артык карау, бик күп комментарияләр, 1000гә якын репост, 3000нән артык язылучы. Бу искиткеч. Әйе, сезнең өчен бу зур саннар булмаса да, минем өчен бу бик зур саннар.

«Уйланган уйлар» - гади генә проект түгел. Ихлас теләкләрем белән ясалган проект бик актуальный булып чыкты. Чөнки бүгенге көндә татар теле буенча да бик зур бәхәсләшүләр. Бу проект татар теленең матурлыгын гына күрсәтми, ә кешеләр өчен көндәлек этэргеч дә булып тора.

Барлык рәхмәтемнемне сиңа, кадерле язылучыма әйтәсем килә. Рәхмәт сиңа! Безнң белән булган өчен, лайкларың өчен, чынлап та, бик зур рәхмәт. Тагын бер рәхмәтемне вконтакте төркемендә постлар кертүче администраторга әйтәсем килә!

Проектом турында башкаларга сөйләсәгез, репостлар ясасагыз, мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем. Чөнки # уйлангануйлар татар милләтенең матурлыгын танырга, яшьләргә татар теленең кирәклеген аңларга булыша. Бу аңлашыла да, чөнки бүгенге көндә тел һәм милләт язмышына битараф калу мөмкин түгел. 

Безнең рубрикалар:

Минемчә

Айга бер тапкыр без үзебезнең язылучыларыбызга "Минемчә, ????? ул -..." җөмләсен дәвам итәргә кушабыз.

Хикмәтле видео

Бу рубрикада сез хикмәтле видеолар карый аласыз. Һәр видео айрым проблемаларга кагыла.

Йолдызлар уйлары

Бу рубрикага без күренекле татар йолдызларының цитаталарын, тормыш кредоларын һәм башка уйларын кертәбез.

Jimdo

You can do it, too! Sign up for free now at https://jimdo.com/